Татарстан башкаласында — Төньяк Кавказ бизәкләре. Казанда Чечня Республикасы көннәре башланды. Аны Татарстан һәм Чечня мәдәният министрларының рәсми очрашуы белән ачтылар.
Республика халкы һәм кунаклары өчен чаралар 13-нче майга кадәр үткәрелә. Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 19 нчы гасыр экспонатлары тәкъдим ителгән күргәзмә ачыла. Ә кичке сәгать җидедә Камал театрында Бөек Ватан сугышы елларында Чечен халкының батырлыгына багышланган спектакль була. Халык сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен Чечняның танылган иҗат коллективлары тәкъдим итә.