Республикабызда татар телендә эшли торган радиостанцияләр арасындагы команда волейболы буенча бәйге булып узды һәм «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре беренче урын яулады. Коллегаларыбызны җиңүләре белән тәбриклибез. Тулырак алдагы Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Татар телле радиостанцияләр арасында комда волейбол буенча турнир инде унынчы тапкыр оештырылды һәм быел турнирның төп оештыручысы “Татарстан” дәүләт радиосы булды. Әлеге җаваплы вазифа алдагы елда җиңү яулаган командаларга бирелә. Турнирда катнашучылар киемнәрен алыштырып алганнан соң, җирәбә башланды. Кемнең кем белән уйныйсы ачыкланды. Аннары бөтенесе бер мәйданга җыелды. Анда турнирның рәсми төстә ачылышы булды.
Быелгы ярышларда төрле сәбәпләр аркасында барлык командалар да катнаша алмады.Турнирда катнашу теләген барлыгы 4 команда белдерде: “Тәртип” радиосы, “Болгар”радиосы, “Татар радиосы”, һәм әлбәттә, “Татарстан”дәүләт радиосы.
Әлеге проектның төп максаты — татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү. Заманында аны уздыру теләге белән ул чакта «Болгар» радиосында хезмәт куйган Илнур Фәйзрахманов чыккан иде һәм ул идеясен тормышка да ашырды.
“Тәртип”радиосы коллективы да һәркөнне кулларына туп алып, уйнап әзерләнмәгәннәрдер, ләкин, шулай да, алар үзләрен мәйданда иркенрәк тоттылар кебек. Шуңа да «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре җиңүче булып танылды. Төгәлрәк әйтсәк, Дуслык җиңде, киләчәктә дә шулай булсын. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.