Сенегал Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе туп белән идарә итү техникасын күрсәттеләр. Дустанә очрашу Ак Барс Аренның футбол стадионында узды.
Казан шәһәрендә урнашкан спорт корылмалары халыкта аеруча кызыксыну уята. Шуларның берсе 2013 елны Универсиада уңаеннан төзелгән 45 меңлек стадион. Биредә 2015нче елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ,ә 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатлары узды..
Чит ил кунагына спорт корылмасының мөмкинлекләрен күрсәттеләр, хезмәттәшләр республика тәҗрибәсен үзләштерергә әзер булуларын белдерделәр, 2026нчы елда Сенегал үзендә яшүсмерләр Олимпия уеннары үткәрергә җыена.
“Камаз-мастер” спорт машинасы да аеруча кызыксыну уятты. Әлеге машина Сенегалда меңнәрчә чакрым җирне берничә тапкыр «Дакар» республика башкаласын әйләнеп кайтты. Владимир Чагин Маки Саллага статуэтка тапшырды.
Кунаклар су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия Кубогы финалында булдылар. Шулай ук ИТ-паркта киберспорт аренасына сәфәр кылдылар. Сенегал президентына Казанда фиджитал-уеннар ярышларын уздыру турында сөйләделәр һәм катнашучыларны киләсе ел уеннарына чакырдылар.
Партнерлык икътисадый мөнәсәбәтләр турында Хөкүмәт йортында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Рәисе Сенегалга төрле елларда “КАМАЗ”лар һәм вертолетлар җибәрелүе турында да ассызыклап үтте.
Маки Салл Татарстанның авыл хуҗалыгын, энергетика, нефть-газ химиясе, мәгариф, спорт, туризм өлкәләрендә зур потенциал булуын билгеләп үтте. Шулай ук Сенегалның «КАМАЗ» белән хезмәттәшлек итергә тәлвен әйтеп узды.
Сенегал Президенты Маки Салл Кол Шәриф һәм Благовещенский Соборында булды. Бу мисал, соклануга лаек, аны барлык илләр дә үзләштерергә тиеш, дип билгеләп үтте Сенегал президенты.
Динә Нәҗметдинова, Алмаз Хакимов, Александр Решеткин, Татарстан Яңалыклары.