Бу көннәрдә Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум уза, аны Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә оештыра.
Чарада Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән, Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан делегатлар катнаша. Бүген форумның рәсми ачылу тантанасы һәм пленар утырыш була. 6-7 нче декабрьдә Казанның төрле мәйданчыкларында тематик конференцияләр уза, катнашучылар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе турында да фикер алышачак. 8 нче декабрьгә йомгаклау пленар утырышлары билгеләнгән.