Түбән Камада төрле милләтләрнең иң унган, иң булган кызлары арасында бәйге узды. 8 кыз үз милләтләре белән таныштырдылар. Катнашучылар һәм тамашачылар арасында рус, татар, башкорт, әрмән, чуваш, удмурт милләт вәкилләре бар иде. Кызларның барысы да үз милләтләренең үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган чыгышлар әзерләгән. Тулырак хәбәрчебез Рушания Сибатова репортажында.
Сәхнәдә – башкорт кызы Карлыгач Киреева. Туташ 90 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Түбән Камада 4 ел яши. Туган теленә мәхәббәте һәм хөрмәте көчле. Моны ул “Милләт кызы” бәйгесендә дә дәлилләде.
Леди национальность” бәйгесе Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында уза. Шәһәркүләм конкурста 8 кыз катнаша. Араларында рус, татар, башкорт, әрмән, чуваш, удмурт милләт вәкилләре.
Бәйгенең максаты – төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту. Талантлы яшьләрне үстерү. Жюри әгъзалары кызларның чыгышын номинацияләп бәяли. Ә менә җиңүче исеменә 32 нче гимназиядән Лилия Ишморатова лаек, дип табыла.