Донор булу җиңелме? Балаларга милли тәрбия бирү кайдан башлана? Һәм гомумән, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы сорауларга багышланды. Студия кунагы – мактаулы донор, Казандагы 60 нчы татар балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Солтанова үзенең һәм ире Казан вертолет заводы эшчесе, спортчы Рәшит Солтановның донорлык тәҗрибәсе, гаиләдә, бакчада милли тәрбия бирү проблемаларына тукталды, безнең кайбер сорауларга да җваплар бирде.