Татарстан башкаласында Донецк һәм Луганск халык республикларының бәйсезлеге игълан ителүнең сигез еллыгына багышланган митинг узды. Йөзләгән кеше, шул исәптән яшьләр дә, Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янына җыелды. Хәзер Донбасс халкының киләчәге өчен көрәшүче Россия Армиясенә теләктәшлек белдерделәр.
Россия һәм Татарстанның дәүләт әламнәре арасында Донбасс триколорлары да күренә. Символ гына түгел, ә безнең халыкларның бердәмлеген раслый торган дәлил. Казанда Донецк һәм Луганск халык республиклары игълан ителүнең сигез еллыгына багышланган митингта йөзләгән кеше катнашты.
Республика халкы теләктәшлек күрсәтте. Бу Донбасс кешеләренең һәм россиялеләрнең уртак борчуы. 2014 елда Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә үз билгеләнү турында референдум узды. Ул Украина хакимиятенең Россия белән дустанә мөнәсәбәтләрне өзүенә җавап булды. Киев .Донбасс шәһәрләрен бомбага тоту белән җавап кайтарды.
Бәйсезлеккә юл катлаулы булып чыкты. Кемдер Донецк һәм Луганск халкын геноцидтан коткарырга тиеш иде. Казаннан 6 яшьлек Ваня сугышчы интернационалистлар һәйкәленә зур горурлык белән карап торган арада, Россия армиясе солдатлары Донбасс халкының азатлыгы өчен көрәшә.
Алар әхлакый ярдәмне тоя, яклауны белә. Минемчә, бу иң кыйммәтле ярдәм. Без гаделлек яклы, без җиңәчәкбез!
Без фикерләребез белән тулысынча офицерлар яклы. Алар үз илләре алдындагы бурычларын намус белән гадел үтиләр.
Татарстанлылар Россиянең Кораллы көчләренә дә, Донецк һәм Луганск халкына да актив ярдәм итәләр. Азык-төлек, кием-салым, беренче кирәк-яракларны озаталар. Бердәмлек күрсәтеп, митингларга чыгалар. Моңа җаваплары да гади – үзебезнекеләрне беркайчан да ташламыйбыз, диләр.
Вадим Струминский, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.