Татарстан лагерьларында быел 183 мең бала ял итә. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән балалар өчен дә 200 урын бирелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков Биектау һәм Яшел Үзән районнарының балалар лагерьларында булды. Алар туклануны, контроль-үткәрү пунктларын, корпусларның торышын тикшерде, балалар белән аралашты. Барлык балалар өчен дә бай мәдәни-ял итү программасы әзерләнгән.