Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләрне кичә кич белән Казан тимер юл вокзалында волонтерлар, табиблар каршы алды. Дүрт йөздән артык кешене шифахаәләргә урнаштырдылар.
Донецк һәм Луганскдан махсус поезд Казанга кичке 11 ләр тирәсендә килеп җитте. Эвакуацияләнгән кешеләрне волонтерлар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы каршы алды.
Бу поезд белән Казанга биш йөз ике кеше килде. Аларның күбесе-өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар, йөзгә якын бала бар. Гаиләләре белән килгәннәр.
Бу кешеләр белән психологлар эшли, беренче көннәрдә безнең хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы буенча даими кизү тора.
Килгән кешеләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә. Табиблар тиешле ярдәмне күрсәтә. Волонтерлар сумкаларын күтәреп барырга, автобусларга утырырга ярдәм итә.
Эшкә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә урнаштыруда да ярдәм күрсәтелә. Барысы да оештырыла.
Килүчеләрне башта вакытлыча урнаштыру пунктларына китерәләр. Алар арасында «Санта», «Васильево», «Ливадия», «Жемчужина» шифаханәләре бар. Эвакуацияләнүчеләрне кабул итүгә барысы да әзер. Алга таба эшкә урнашуда ярдәм итәләр.