Казан Федераль Университетының Алабуга институты спорт-сәламәтләндерү лагере базасында Донецк Халык Республикасыннан килгән балалар өчен белем бирү сменасы тәмамланды.
Алабуга һәм Чаллы институтлары укытучылары балалар өчен лекцияләр укыды, осталык дәресләре. тренинглар үткәрде. Балалар уку йортында гамәлгә ашырыла торган фәнни юнәлешләр, шулай ук заманча цифрлы технологияләр дөньясындагы соңгы казанышлар белән танышты.
Алабуга институтында уку лабораторияләрен карадылар, укытучылар белән аралаштылар, табигать күренешләрен аңлатучы физик тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар шулай ук сәүдәгәрлек һәм археология музейларында булды. Ә фәнни Коллаборация йортында балалар мульт фильмнар төшерде, график дизайн нигезләрен үзләштерде. Үзәк белгечләре сменада катнашучылар белән Рубик кубын җыйдылар, шахмат уйнадылар, квадрокоптер белән идарә иттеләр.