Донбасстагы хәрби хәрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләнгән кешеләр хәзер Татарстанда яши. Вакытлыча урнаштыру пунктларының берсен «Ливадия» шифаханәсе базасында ачтылар.
Анда 160 кеше урнаштырылды. Аларга гуманитар ярдәм тараталар, рәсми теркәлергә, эш табарга булышалар.Эвакуацияләнүчеләр арасында инде эш табучылар да бар. Аларга көн саен юристлар һәм миграция хезмәте вәкилләре хезмәт күрсәтә. Белгечләр исәпкә басарга, туган якларында калган документларны торгызырга булыша.