Украина режимы тарафыннан 8 ел дәвамында изелеп яшәгән Донецк һәм Луганск Халык Республикалары кешеләрен яклау – Донбасстагы махсус операциянең төп максаты.
Россия гражданнары өчен хәзерге катлаулы вакытта берләшергә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова. Безнең бүгенге бурыч — барган процессларны тирәнтен аңлап берләшү. Бүген бездә сугыш юк, һәм шушы алым белән безне аерырга омтылалар. Минем өчен бу ачык күренә. Моны салкын кан белән, акыллы итеп аңларга һәм берләшергә кирәк. Бик күп зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисе иде дип белдерде Мәдинә Тимерҗанова.
Тирә-юньдәге барлык кыенлыкларга, каршылыклы мәгълүматларның күп булуына карамастан, миңем өчен, гражданнар җәмгыяте буларак, берләшүебез бик мөһим дип белдерде Украинадагы махсус хәрби операцияне шәрехләп Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
“Нәкъ менә шушы берләшү һәм кешеләрнең башкалар турында кайгыртудагы бергәлеге – миңа калса. без саклап калырга тиешле нәрсәләр шулар. Безгә көн саен яшьләр дә, өлкәннәр дә, студентлар да, шалтыратып, нинди ярдәм күрсәтергә, нәрсәләр алып килергә кирәклеген сорыйлар.
Безнең кешеләр чын йөрәктән кызыксыналар, ярдәм кулын сузалар — бу безнең традицияләргә хас, без һәрвакыт булыша торган ил. Бу традицияләрнең яшәве, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары гражданнарын яклау белән, без ярдәм итүдә бердәмлек күрсәтәбез” дип белдерде Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Владимир Путинга һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләргә иҗат әһелләре дә теләктәшлек белдерде. Шуларның берсе — Дагыстан дәүләт академия атказанган бию ансамбле җитәкчесе Джамбулат Магомедов.
Нәкъ менә бүген без бердәмлекне күрсәтергә тиеш. Россиянең бөеклеген күрсәтергә. Тынычлык урнаштыру өчен, хирургиядә чир метастазга китмәсен өчен вакытында дәвалаган кебек, мәҗбүри чара бу! Мин инде соңга калдык, дип саныйм. Без тугандаш халыклар бит, моны алданрак эшләргә иде. Ә Америкадан марионеткалар өермәсе әмер биреп ята.Чын тарихы булмаган кешеләрнең камил мәдәнияте юк! Мондый җәмгыять таркала. Ә без бөек халык, һәм без тугандаш халыкны мәсхәрәләүгә юл куя алмыйбыз!-диде Джамбулат Магомедов .