Республика Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларөчен, рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады.
Ул 9 яшьтән алып -15 яшьлек балаларга исәпләнгән. Әлеге курслар, балаларга ял итү белән беррәттән, рухи һәм физик торышны да яхшыртырга мөмкинлек бирә.Рухи-сәламәтләндерү курслары 11 августка кадәр дәвам итәчәк. Ул быел икенче тапкыр оештырылды. Әлеге курслар дәвамында ислам нигезләрен өйрәнү, рухи-әхлакый үсеш, патриотик тәрбия, төрле мастер-класслар, сәяхәтләргә бару каралган. Әйтик, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе комплексына, Казан Кремленең Музей-мемориалына, катамараннарда йөрү ниятләнә. Иң зур истәлекле чараларның берсе – Аккош күленә бару булачак, ди оештыручылар.