Мари Эл Республикасының Бәрәңге районында «Насретдин укулары» дип аталган фәнни-мәгърифәти конференция узды. Атаклы дин әһелләре туган төбәктән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Насретдиновларның эшен дәвам итүче Яңа буын дин әһелләре ел саен очрашып фәнни эзләнүләрне уртаклаша. Быел ул Мари Эл имамнарының Халыкка хезмәт итүдә һәм рухи мирасны саклауда керткән өлешен» ачыклауга һәм теолог-көнчыгыш белгече, Санкт-Петербург Император университеты лекторы Хөсәин Фәизхановның тууына 200 ел тулуга багышланган иде. Бәрәңге районының дини һәм дөньяви оешмалары тарафыннан башланган игелекле эшкә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте дә кушылган.
Хәер фатихасын видеоязма рәвешендә юллаган Равил Гайнетдин төбәкара конференция эшенә нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр теләде. Бу җәһәттән Тамара Молотова эзләнүләре үзенчәлекле. Галимә Мари халкының тарихи-мәдәни традицияләрдә ислам йогынтысын ачыклаган. Шулай ук Идел –Урал һәм Себер төбәкләрендә совет чорындагы ислам мәгарифен өйрәнгән Әхмәт этнолог Дмитрий Макаров доклады да кызыклы мәгълүматларга бай.
Бәрәңге районында гомер итеп, ислам динен күркәм төстә алып барган Фидаймөхәммәт һәм Хәлилрахман хәзрәт Насретдинов һәм башка күренекле шәхесләре белән грурланып яши Бәрәңге төбәге халкы.
Конференциянең алып баручысы Фәрит хәзрәт Шагеев билгеләп үтүенчә кешелек рухи тәрбия һәм гыйлемгә мохтаҗ. Дин әһелләре вәгазьләү һәм дингә чакыру белән генә чикләнмичә, үз халкының укытучылары һәм остазларына әверелә. Бу Исламга аеруча хас
Насретдиновлар Бәрәңге районы төбәгендә берничә гасыр дәвамында мөселманнарны үзара берләштереп, динебезне ныгытып торган. Конференциядә чыгыш ясаган Рамил Зөлкарнәев та данлыклы нәсел дәвамчысы.
Конференция эшендә шулай ук дин әһелләре, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәхәллә активистлары катнашты. Бүген җәмгыять үсешендә рухи-әхлакый нигезнең роле арту сәбәпле, дин әһелләренең мирасы җентекләп өйрәнүне һәм танытуны таләп итә. Оештыручылар конференциянең фәнни җыентыгын да туплап бастырырга ниятли.
Мөршидә Җиһан Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары өчен махсус Мари Эл республикасының Бәрәңге районыннан.