Шушы көннәрдә Актанышка Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде .”Чишмә” мәдәният йортында вәгазь кичәсе оештырды. Әлеге эчтәлекле очрашуда авыл халкы, район өлкәннәре катнашты.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен тынларга район халкы менә икенче ел инде Чишмә авылы мәдәният йорына җыела. Бу елны да аның үтемле фикерләрен ишетергә дип халык күрше-тирә авыллардан, район үзәгеннән үк килде.
Очрашуны Җәлил хәзрәт Фазлыев 2024 нче елны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан «Гаилә һәм хәләл тормыш елы» дип игълан ителүе турында әйтеп башлап җибәрде. Рәҗәб һәм аннан соң килә торган Шәгъбән айлары турында да мәгълүматлар җиткерде.
Баш казыйның үтемле, тормышчан вәгазьләре барыбызны уйландыра, яшәешебезгә башка күзлектән карарга өйрәтә, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып гомер иткәндә кеше язмышының, киләчәгенең бәхетле, мәгънәле икәнен тагы бер кат раслый. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре залда утыручы бер генә кешене дә битараф калдырмады.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Саләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.