Биш дәрестә — ислам нигезләренә өйрәнү. Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчетендә “Намаз — бәхет ачкычы” дип исемләнгән курсларны эшләтеп җибәрергә җыеналар. Укулар 21 нче февральдән башлана. Аңа теләге булган һәркем языла ала. Теманы хәбәрчебез – Альбина Вәлиева дәвам итә.
Кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнү — Түбән Кама үзәк мәчетендә шундый мөмкинлек тудырыла. Биредә “Намаз — бәхет ачкычы” дип аталган түләүсез курслар башлана. Булат хәзрәт Баһаветдинов әйтүенчә, дәресләрне тәҗрибәле укытучылар алып барачак.
Булат хәзрәт Баһаветдинов Түбән Кама үзәк мәчетенең имам-хатыйбы урынбасары
Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Исемлектә инде 50дән артык кеше. Әйтергә кирәк, исламда беренче адымнар ясаучылар өчен барлык кирәк — яраклар әзерләнгән: блокнот, каләм, рәсемле намаз уку тәртибе китабы. Бары тик теләк кирәк
Беренче дәрес 21 нче февральдә узачак. — уку тәмамлангач, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырачак.
Альбина Вәлиева, Булат Әбделманов, Татарстан яңалыклары.