Бөтендөнья татар конгрессы бинасында XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышуга быел нинди яңалыклар кертелүен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан җиткерер.
Татарстан башкаласы өчен май ае аеруча эшлекле уза. 17 май көнне Казанда “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы рәсми рәвештә ачыла. Әлеге форум глобальләшү шартларында бергәлекнең, бердәмлекнең асылын аңлауга ярдәм итүче иң уңышлы хәрәкәт. Ул аның исемендә үк ачык чагыла.
Форумга илебезнең 77 төбәгеннән 1000 дин кардәшебез чакырылган. Өченче-дүртенче буын имам булган гаиләләр саный китсәң россиякүләмендә шактый. Берничә гаилә форумда да катнаша . Оештыручылар форум делегатларына аларның имамлык тәҗрибәсен дә тәкъдим итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш 18 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә була. Ә иртәгәсен Форум делегатлары “Изге Болгар җыены” тантанасында катнаша.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.