Республикада ковидка каршы прививка ясатучылар көннән-көн арта. Төрле дини конфессияләр җитәкчеләре дә Казандагы 7 нче хастаханәгә вакцина ясатырга килде. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, протоирей, Казан епархия идарәсе секретаре Владимир Самойленко да бар иде. Тагын өч атнадан дин әһелләре икенче прививкага килергә тиеш. Казанда белем алучы чит ил студентлары да вакцина ясатты. Аларга бу турыда сектификатлар бирелә, димәк үз Ватаннарына кайтып килү мөмкинлеге дә булачак.
Республикага вакциналарның яңа партияләре кайтартыла. Сәламәт булган һәркемгә прививка ясату мөмкинлеге бар. Прививканы хастаханә, поликлиникалардан тыш, зур сәүдә үзәкләрендә дә ясатырга мөмкин. Яңында паспорт, полис һәм снилсның булуы шарт.