«Диджатал Вик 2020» халыкара форумына әзерлек барышында Казанда дүртенче трансляция узды. Форум 21-24 сентябрь көннәрендә виртуаль форматта узачак. Соңгы трансляция киберкуркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган иде. Корпоратив ресурсларның кагылгысызлыгын ничек итеп тәэмин итү турында фикер алыштылар. Хәзер хезмәткәрләрнең барлык шәхси мәгълүматлары электрон форматта да саклана, шуңа күрә бу тема бик актуаль. Практик киңәшләр мәгълүмати куркынычсызлык базарында төп катнашучылардан иде. Киңәшмәләр, читтән торып эшләү, уку процессы барысы да диярлек он-лайн форматка күчте. Читтән торып эшләгәндә ничек бизнесны саклау турында фикер алышынды, экспертлар киңәшләр бирде. Алар арасында Россиянең, шулай ук Израиль һәм Кытайның әйдәп баручы IT-компанияләре белгечләре бар иде.