Мамадыш шахматы тарихында яңа бит. Шәһәрнең 1нче мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булып узды. Чарада республиканың Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм район җитәкчелеге катнашты.
Кристина Нагаева беренче тапкыр шахматны әтисе белән уйнаган. Шуннан соң кызны түгәрәккә яздырганнар һәм ул үзенең беренче турнирында катнаша. Шулай итеп, әлеге интеллектуаль уен белән дуслык барлыкка килгән.
Ә менә 1 сыйныф укучысы Адель Хәлитов шахмат белән күптән түгел генә таныш. Әмма бу спорт төренең серләрен ачарга хәзер аның бөтен мөмкинлекләре дә бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлангычы белән һәр мәктәптә шахмат зоналары барлыкка килергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар корпусы комиссия эше кысаларында юл карталарын, һәм махсус программалар эшләнде. Ай саен республиканың һәр районында Мәктәпләрдә шахмат зоналары һәм класслар оештырылачак, дигән карар кабул ителде.
Мамадыш шәһәренең 1нче санлы мәктәбе дә шахмат зоналы булды. Республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уку йортына 3 данә шахмат һәм шахмат сәгатьләре тапшырды. Республиканың Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев 1нче санлы мәктәпкә магнитлы такта һәм 4нче санлы мәктәпкә өч комплект шахмат сәгате бүләк итте.
Сүз уңаеннан, шәһәрнең 1нче санлы мәктәбенең шахмат тарихы күп еллар элек башланды. Барысы да педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Рәзин Әхәт улы Вилданов алып барган интеллектуаль уен түгәрәгеннән башланган. Бүгенгә кадәр укучылар «Квантум» балалар иҗат үзәгенең шахмат түгәрәгенә йөриләр иде.