Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады. “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары президент Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Анда илнең федераль төзелеше, тел сәясәте, башка мөһим мәсьәләләр чагылыш тапты.
Депутатлар Россия Конституциясенә ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады. Карар кабул ителгәннән соң үз көченә керде. Ә Татарстан парламентарийлары карарының нигезле һәм уйланылган булуын чыгышлар ачык дәлилли.
Депутатлар барлык блокларны рус һәм татар телләрендә җентекләп анализлады. 90 нчы еллар башында кабул ителгән Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплавын Татарстанның беренче президенты, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә белдерде. Аның зирәк фикере аеруча мөһим.
ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Хәзерге президент Владимир Путинның, Россия Федерациясе Конституциясе гаранты буларак, эшләү дәверендә обьектив булыйк – ил күз алдыбызда сизелерлек үзгәрде. Владимир Владимирович соңгы елларда Россия Федерациясендә булган һәм бара торган үзгәрешләрне туплаучыга әйләнде. Әлеге уңай факторлар белән килешмичә мөмкин түгел. Ул Конституция гаранты булып тора, киләчәктә дә үсеш өчен мөмкин булганнарның барысын да эшли. Шуңа күрә аның белән бөтен дөнья исәпләшә.»
Россия киңлекләре һәм байлыклары белән генә түгел, ә күп милләтле һәм күп динле халкы белән дә бай. Минтимер Шәймиев туган телләрне саклауга да фикерен белдерде.
Минтимер Шәймиев телләрне саклау һәм үстерү буенча даими эшләүче махсус комиссия төзергә тәкъдим итте. нмәтле кешеләр, төрле өлкәләрдәге белгечләр керәчәк. Комиссияне парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне, шулай ук депутатларның ил президентына әзерләгән мөрәҗәгатен хуплады.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның бердәм карары – илнең төп законына төзәтмәләр кертүне хуплавына аңлатма бирде.
Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне Россия конституцион суды расларга тиеш. Шуннан соң 22 апрельдә илнең төп законы бөтенхалык тавыш бирүенә куелачак.
Инна Данилова, Владимир Юрков.