Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов республика халкы белән Онлайн очрашу үткәрде. Үзара аралашу «Бердәм Россия» париясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды. Сораулар да күптөрле иде.
Яшел Үзән районында яшәүче берәүне йортында озак вакытлар су булмау борчый. Икенче берәү район басмаларына язылу проблемасын күтәреп чыкты. Илдар Гыйльметдинов мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә ышандырды. Дәүләт Думасы депутаты шулай ук төрле сәбәпләр белән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, шул исәптән җылылык һәм электр өчен түләүгә ташламалар алмаган авыл укытучыларына да ярдәм итәргә ниятли. Кешеләрне ике теллелек, элмә такталарны татар һәм рус телләрендә язу мәсьәләсе дә кызыксындыра.