Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Дакар» ралли-марафоны җиңүчесе «КамАЗ-мастер» командасы белән Актанышка килде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган бу очрашуга, халык сайлаучысы «Дакар- 2021» авто-узышы чемпионы булган йөк машинасына утырып сәяхәткә чыккан.Тулырак-алдагы язмада.
Быел гыйнвар аенда Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-марафонында йөк автомобильләре арасында җиңү яулаган иде. Халык үз геройларын танып белергә тиеш.
Очрашуда мәктәп укучылары, технологик техникум студентлары катнашты. Чаллы «КАМАЗ-мастер» командасының 35 яшьлек пилоты Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗанов белән аралаштылар, ком чүлләрен узган иң яхшы йөк машинаны карадылар, кунаклар белән бергәләп фотосүрәткә төштеләр.
Россия Дәүләт Думасы депутаты район активы алдында закон чыгару эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәләре турында сөйләде, хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Районның төрле өлкәләрендә эшләүче җитәкчеләр халыкны борчыган күп кенә проблемаларны күтәрделәр. Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов авылда яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнергә спорткомплекс төзүдә ярдәм итүләрен сорады. Салым түләү квитанцияләре өчен район үзәгенә барып йөрү дә авыл халкына авырлык тудыра.
«Коммунсервис-Актаныш» җәмгыяте директоры Римма Кустова Совет чорында ук барлыкка китерелгән торак коммуналь хуҗалык системасын төзекләндерү буенча Россия программаларының кирәклеген әйтте.
Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин Актанышта Дәүләт Думасы депутатына балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен «Кванториум» булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров авыл җирлегендә мәдәният йортларын төзекләндергәннән соң җиһазлау өчен дә федераль ярдәм сорады.
Депутат очрашуда яңгыраган сорау-тәкъдимнәрне өйрәнеп, проблемаларны чишү, хәл итү өчен Дәүләт Думасына, федераль хезмәтләргә мөрәҗәгать белән чыгачагына ышандырды.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.