Бүген «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә теркәлгән сәяси партияләр вәкилләре һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка дәгъва кылучы бер мандатлы кандидатлар арасында дебатлар башлана. Бу атнада теле — һәм радиоэфирдагы дебатларны сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә карарга һәм тыңларга мөмкин булачак. Дебатлар телевидениедә берьюлы ике каналда була. Россия-1 каналында иртән сәгать тугыз тулып 26 минутта, Россия — 24 каналында унда була. Ә Татарстан радиосында дебатлар кичен сәгать алты тулып, ун минуттан соң уза.