Моноспектакль – татар сәнгатендә әле соңгы елларда гына күренә башлаган жанр. Ул зал тулы тамашачы алдында бары бер актер уйнавы белән үзенчәлекле.
Әлеге катлаулы жанрга җырчы һәм алып баручы Данир Сабиров та мөкиббән. Бу хакта ул журналистларга матбугат очрашуында җиткерде. Әмма театрдан аермалы буларак “Ике юбилей” дип аталаган моноспектакльдә ул берүзе генә катнашмый. Аңа Татарстан һәм Башкортостан республикаларының күренекле җырчылары да ярдәм итә. Ә ничек ярдәм иткәннәрен тамашага килгәч күрерсез дип белдерде, Данир Сабиров.