Татарстанда Корбан бәйрәме дәвам итә: Мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга ит тарата. Игелекле гамәл турында тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан дәвам итә.
Сәламәтлеге чикле Миләүшә ханым Казанда яши. Пенсиям аз. Ашамыйча торып булмый. Ярый әле игелекле оешмалар бар дип Зәкят фондына рәхмәләрен җиткерде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Зәкят фонды күркәм гадәт буенча һәрдаим мохтаҗларга ярдәм итә. Ярдәм, әлбәттә мөселманнарның рамазан һәм корбане бәйрәме көннәре белән генә чикләнми.
Менә шул рәвешле, мохтаҗларга ярдәм итү динебез кушкан гамәлләрдән санала. Бәрәкәткә ирешү, мохтаҗларга ярдәм итү нәтиҗәсе ди Зәкят фонды хезмәткәрләре.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.