Безнең телерадиокомпания «Балалар илне ясый» 18 нче республика телевизион конкурсына старт бирү турында игълан итә. Бәйге мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ, “Юл хәрәкәте иминлеге” һәм “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә үткәрелә. Быел яшь рәссамнар өчен иҗади ярышлар уза. 4 тема билгеләнгән. Болар — Россия Федерациясендә Гаилә елы, Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы, «Имин юллар», шулай ук «Я — патриот» темалары. Конкурста Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Май ахырына шәһәрләрдә һәм районнарда беренче этапка нәтиҗә ясыйлар һәм иң яхшы эшләрне Казанга җибәрәләр. Ә «Балалар илне ясый» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре июньдә, гадәттәгечә, Россия көнендә билгеле була.