Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Ислам мәчете эшли башлауга быел 30 ел тула. Рамазан аенда иман йорты эшчәнлеге нидән гыйбәрәт? Ислам мәчетеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Һәр мәхәлләнең мәчеттә дини белем бирү юнәлешендә үз мөгаллимәләре бар.
Кадрия абыстай Ислам мәчетенең беренче шәкерте булган, ә , хәзер үзе белем бирә.Бу кичтә ул ифтар үткәрергә ниятләгән.
Мәхәллә үсешенә, бистә халкына дини кыйммәтләр җиткерүгә зур өлеш керткән мәчеттә ифтар мәҗлесләре көн саен уздырыла дип искәртте Нияз хәзрәт Латыйпов. Ифтарда дин дәресләре укытучы мөгалиммәләр дә, балалар өчен махсус түгәрәкләр оештыручылар да катнашты.«Гамәлләр ахырына карап бәяләнә» диелә бер хәдистә. Ислам мәчетендә тиздән үзгәрешләр булырга тора , быел мәдрәсә төзи башларга ниятлиләр.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.