Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы ачылды. Анда заманча амбулатория һәм пациентларны уңайлы кабул итү өчен кирәкле бар нәрсә бар. Яңа учреждениедә Россия сәламәтлексаклау министры Михаил Мурашко, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин булды. Хастаханә көненә 180 кешене кабул итүгә исәпләнгән.
Ул Дәрвишләр һәм күрше поселоклардан 11меңнән артык балага һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Медицина учреждениесе иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен бинада уен бүлмәләре, буфет, ана һәм бала бүлмәсе белән төзекләндерелгән көтү зоналарыда каралган.
Шулай ук гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да оештырылган.
Шулай ук, Казанның М-14 микрорайонында, социаль ипотека программасы буенча төзелгән, күп фатирлы торак йортны файдалануга тапшырдылар. Яңа фатир ачкычлары, 30 медицина хезмәткәрләренә бирелде. Тантанада Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренчә, «Әлеге микро-районда уңайлы яшәү өчен, кирәкле шартлар каралган.
Бу мәйданчык медицина учреждениеләрен, кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән, һәм республикада, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк, дип ассызыклады Республика Рәисе. Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, Татарстанда медицина өлкәсендә кадрлар потенциалына ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла.