Җиденче шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортында Гатиннар гаиләсенең бишенче баласын тантаналы рәвештә өйләренә озаттылар.
Дүрт малайдан соң туган бердәнбер кыз балага Латифә дип исем кушканнар. Гаиләне Казанның ЗАГСы вәкилләре дә котлады. Гатин Булат Рамил улы. Хезмәт юлын Татартсан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Росприроднадзор, 2013 елдан 2022 елга кадәр Башкарма комитетның төрле структураларында дәвам итә. Хәзер Казан шәһәрендә күчемсез милек агенты булып эшли. Куп балалы әни -Гатина Аида Рәшид кызы — ул инде күп еллар хуҗабикә, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, алар белән чит телләрне (төрек, гарәп телләрен) өйрәнә.