Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итәләр. Узган атнада сез, хөрмәтле телевизор караучылар, Ренат Зариповка булышкан идегез. Бүген дүрт айлык София Судникованың авыру тарихы. Кызның тумыштан уң аягы чалыш, аны дәваларга кирәк.
София туоганчы ук инде, ҮЗИ аппараты аның аягының чалыш булуын күрсәтә. Тугач диагноз раслана. Кызның аягын берничә кат гипслыйлар. Тик ул аягының дөрес үсешенә китермәгән.
Ульяна Судникова әнисе: Аягында уңай үзгәрешләр күренмәде, ул кабат чалыш булып үсә башлады. Аягында авырту та сизде, бик озак елады. Шунан соң мине кабат аны табибларга күрсәтергә алып бардым.
Аяк мускулларында, сөяк тукымасында, буыннарында үзгәрешләр барлыгы ачыкланды. Шуңа күрә дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Аяк табаны тиешле хәлгә килсен өчен, аягын кимендә җиде кат гипсларга туры киләчәк. Шуннан соң аягына җиңелчә операция дә ясарга җыеналар.
Владислав Лобашов табиб-ортопед : безнең бу патологияне дәвалау буенча зур тәҗрибәбез бар, дәваланганнан соң баланың аягы тиешле хәлгә килергә тиеш. Ул хәрәкәтләнә, йөри алачак. Бернинди авырту булмаячак.
Табиблар Софияне ай ярым эчендә дәваларга планлаштыралар. Тагын берничә ел кыз махсус брейслар кияргә тиеш. Ә аягын икенче атнада ук гипсларга җыеналар. Дәвалану 123 мең сумга төшәчәк. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Без сезнең белән бергәләр ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс хәдәр җибәрә аласыз. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулы мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.