Җылыту сезоны башлангач, республикада янгын чыгу очраклары арткан. Шәхси йортларын газ мичләре белән җылытучыларга саклык чараларына игътибарлы булырга кирәк. Газ плитәләреннән файдалану кагыйдәләрен дә төгәл үтәү сорала. Инспекторлар Чаллыда тикшерү рейдларын ешайтты. Рябинушка бистәсендәге рейдтан безнең репортаж.
Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторларының кызу эш вакыты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиләре газ мичләренең, плитәләрнең, торбаларның, җилләткечнең, датчикларның төзеклеген җентекләп тикшереп, бәя бирә.
Рябинушка бистәсендә өлкән яшьтәге пенсионерлар күп яши. Газ җиһазлары, датчикларның төзеклеген даими тикшереп торырга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, көннәр суытса да, бакча ширкәтләрендә һәм бистәләрдә янгын чыгу куркынычы кимемәгән. Мич җиһазларын һәм җылылык системаларыннан дөрес файдаланмау аеруча куркыныч тудыра. Шуңа күрә халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрү бик мөһим.
Кагыйдә буларак, көзен янгыннар саны арта, бу җылыту сезоны башлануга бәйле. Техник хезмәт күрсәтүне барысы да үтәп өлгерми.Анализ ясадык, күпчелек очракта мунчалар яна, мичләрдә төзексезлек күзәтелә..
Инспекторларның рейды барышында бистәдәге йортларда датчикларның, газ җиһазларынын төзек булуы ачыкланды.