Казан вертолет заводы пилотлар әзерләү өчен яңа тренажерга сертификат алды. Дөньядагы беренче-Ми38 симуляторы теләсә нинди һава шартларында эшләргә мөмкинлек бирә. Шундый типтагы канатлы машинаны заводта җыялар.
Очыш вакытындагы иң куркыныч хәрәкәтләр хәзер гадәти хәл. Барлык штаттан тыш хәлләр Ми – 38 вертолетының яңа тренажеры ярдәмендә булдырыла.
Канатлы машина Казан вертолет заводында җыела, шунда ук пилотлар әзерлек курслары уза. Бу Ми-38 вертолетының виброактик платформасы булган дөньядагы бердәнбер симулятор.
Ми-38 вертолетының яңа симуляторы тулысынча илебез компонентларыннан тора. Казанда аларны үзләштерәләр. Очучы штурвал янында утырганда, инструктор башка бүлмәдән очуны контрольдә тота.
Ми38 – укыту теоретик өлешне дә үз эченә ала. Завод базасында уку үзәгендә белем бирәләр. Шулай итеп, хәзер заказчы вертолет кына сатып алмый, ә анда очарга өйрәтелгән пилотларны да үзенә ала.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.