Фигуралы шуу буенча Еввропа чемпионатында берьюлы ике милләтәшебез алтын медалгә лаек булды. Дакар ралли-марафонында «КАМАЗ-мастер» командасы финишка беренче килде. Спортчыларыбыз казанышлары турында тулырак — хәбәрчеләребез видеоязмасы.
Дакар ралли-марафонында «КАМАЗ-мастер» командасы 19 нчы тапкыр финишка беренче килде. Дмитрий Сотников экипажын лаеклы җиңүләре белән Владимир Путин котлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Камаз мастерларның казанышы уңаеннан Владимир Путин, Михаил Мишустин һәм автогигант генераль директоры Сергей Когогинга котлау телеграммасы юллады. Җиңүчеләрне шулай ук Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә котлады.
ГЕО youtube.com
Эстониядә узган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында милләттәшебез Камилә Вәлиева катнашып беренче урынга лаек булды. Европа чемпионатының алтын медален яулаган Камилә Вәлиева яңа ел алдыннан Россия чемпионы исемен алган иде. Быел ул Европа чемпионы титулына да ия булды. Ә алда Олимпиада ярышлары.
Фигуралы шуу буенча Европа чемпиоанытында тагын бер милләтәшебез Александр Галләмов катнашты. Ул Анастасия Мишина белән өч яңа дөнья рекорд куеп шулай ук беренче урынны яулады. Александр Галләмов тумышы белән Пермь төбәгеннән, ә спорт белән Санкт Петербург шәһәрендә шөгыльләнә башлый.