Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – Казахстанның кыллы квартеты һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Нәзиуллин башкаруында дөнья классикасы яңа яңгырашта башкарылды.
Нәкъ менә шушы концерт залыннан музыкантларның гастроль туры башланды. Репертуарда — Бетховен, Моцарт һәм Брамсның әсәрләре башкарыла. Газизә Жубанова исемендәге квартет Казахстанда гына түгел, бөтен дөньяга танылган. Коллективка нибары 30 яшь кенә булуына карамастан музыкантлар халыкара аренаны инде яулап өлгергән.Башкортостан Республикасының халык артисты һәм Башкортстанның Милли симфоник оркестры генераль директоры Артур Нәзиуллин — Казанда үзенең музыкаль программасы белән инде беренче тапкыр гына түгел. Концертлар 26 нче февралгә кадәр, Түбән Кама, Ижау, Пермь һәм Уфада уза