Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәк утырышын уздырды.
Республика президенты үзәк советы рәисе булып тора. Утырыш фәнни- технологик үсеш буенча илдәге бердәнбер үзәк буларак, Казан Дәүләт университетында үтте. Хәзер Россиядә шуңа охшаш ун үзәк исәпләнә. Онлайн һәм офлайн форматларда төрле программаларны гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.