Дәүләтнең төп кыйммәте һәм нигезе-гаилә. Бу турыда Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасында әйтеп узды. Очрашуга 48 пар чакырылган иде. Тантанадан безнең репортаж.
Урмановлар гаиләсе менә утыз ел инде бер — берсенә ярдәмләшеп тату яши. Барысы да уртак. Хатын-табиб-эндокринолог, ире — Арча хастаханәсенең тернәкләндерү бүлеге мөдире. Медицина аларны кавыштырган. Иң якыннары авырлыкларны бергәләп җиңәргә булыша.
Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итүгә 48 гаилә чакырылган. Залда Татарстан шәһәр-районнарыннан килгән гаиләләр утыра. Күбесе-күп балалы.
Татарстан хәзер никахлар саны буенча лидерларның берсе — ярты ел эчендә 9 меңнән артык пар теркәлгән. Һәм шунысы мөһим, аерылышулар саны кими.
Уртак йортта гаилә сәясәте мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Һәр гаиләнең – торак, ышанычлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге, яшәү өчен уңайлы мохит булуы.
Диана Василова. Рәфкать Зыятдинов,Татарстан яңалыклары.