Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Әгерҗе районында булды. Парламент башлыгы үз эшен локомотив депоны караудан башлады, анда локомотивларга сервис, эксплуатация һәм ремонт хезмәте күрсәтелә. Предприятиедә өч меңгә якын кеше эшли. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт коллективы белән очрашты. Шушы көннәрдә Әгерҗе районында Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге булып киткән. Алар транспорт-логистика үзәге төзү проектын тәкъдир иткән, ул йөк ташуның сыйфатын арттырырга, шулай ук товарларны кулланучылар өчен арзанрак итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук п арламент җитәкчесе балалар сәнгать мәктәбендә булды, быел ул «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә ремонтланган. Төзекләндерү эшләре 10 миллион сумга төшкән. Эш сәфәре вакытынада Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев белән дә очрашты. Очрашуда сүз парламент-ара багланышларны ныгыту һәм төбәк законнарын үстерү турында барды.