Cентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тикшерү изоляторларындагы гражданнар да тавыш бирүдә катнаша ала.
Республика Иҗтимагый палатасында сайлаулар вакытында әлеге гражданнарның хокукларын үтәү турында сүз барды. Мәҗбүри тикшерү изоляторларында бер мең 675 кеше исәптә тора. Сайлаулар көнендә алар өчен 5 сайлау участогы ачыла. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре ведомстволарның территориаль сайлау комиссияләре белән ничек хезмәттәшлек итүе турында сөйләделәр. Шулай ук иҗтимагый палата һәм Татарстан Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе арасында килешүгә кул куелды. Документта мондый учреждениеләрдә тавыш бирү барышын күзәтүнең ничек оештырылачагы бәян ителгән.