Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдлар барышында кагыйдәләрне бозуның 50дән артык очрагын ачыклады, шуларның 26сы — мотоциклчылар. Иң киң таралган очраклар – транспортның тавышын артык көчәйтү. Шул сәбәпле, 13 машина йөртүчегә карата беркетмә төзелде. Ә бер мотоциклчының исерек икәнлеге дә ачыкланган. Аңа 30 мең сум штраф һәм идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.