Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдка чыкты. Балаларны автобусларда ничек йөртүләрен тикшерәләр. Таләпләр катгый. Беренчедән, бер ике тәүлек алдан пассажирларны йөртү турында хәбәр итәргә кирәк. Ел дәвамында административ хокук бозуларга тартылмаган Д категорияле машина йөртүчеләр генә автобус йөртергә рөхсәт ителә. Автобуслар төзек булырга, куркынычсызлык каешлары, тахограф, шулай ук «Глонасс – 112» системасы белән җиһазландырылырга тиеш. Балаларны төнге вакытта йөртү рөхсәт ителми. Кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчегә 5 мең сум штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.