kazanutlari@yandex.ru
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсъәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конурсы буенча матбугат конферециясе узды. Бәйгенең максатлары булып татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру һәм татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау. Бәйге ун номинациядә үткәрелә, шулар арасында роман, хикәя, поэма, шигырь һәм башкалар да бар. Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмәт чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә.
Гаризаларны 2021 елның 1 сентябренә кадәр, ә “Роман” номинациясе буенча әсәрләр 2021 елның 1 декаберенә кадәр җибәрергә мөмкин.Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнә, алар акчалата премияләр белән бүләкләнә.Гаризалар экрандагы электрон адрес буенча кабул ителә.
Ркаил Зайдулла Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты
Рөстәм Галиуллин “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы.