40 минутлык туры эфир, кызыклы әңгәмә, шәһәрдәшләргә үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге. Түбән Камадагы Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә “Әдәби мәйдан” проектын дәвам итә. Ул – укучыларны сәләтле түбәнкамалылар иҗаты белән таныштыруга багышлана. Аралашу онлайн форматта үтә. Бу юлы очрашуга кемнәр чакырыла. Алдагы материалда. Таныш булыгыз – Рәмзил Зиннәтуллин. Түбән Каманың сәләтле егете җырларга ярата. Бүген ул Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә чыгыш ясый. Тамашачылар аны экраннар аша гына карый. Әңгәмә туры эфирда бара. Ильяс Шәяхмәтов өчен туры эфирлар гадәти күренеш дисәк тә була. Күпләрнең күргәннәре бардыр, түбәнкамалы ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып бара. Бүген исә ул кунак ролендә. “Әдәби мәйдан” проектында катнаша. Егетләр белән туры эфир Тукай китапханәсенең инстаграм челтәрендә оештырыла. Әңгәмә барышын интернет кулланучылар НТР телекомпаниясенең Татарлайф аккаунты аша да карый алдылар.