Күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинскийның “Запах анисовых яблок” исемле китабы басылып чыкты. Яңа китап табадан төшүгә “Әдәби кафе” да автограф-сессия узды. Китапта автор тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән проза һәм балалар өчен әсәрләр, каләмдәшләренә багышланган очерклар, публицистика, ПЕН-үзәк турында язмалар һәм афоризмнар урын алган.
Әхәт Мушинский Татар ПЕН-үзәге директоры, “Казан әлманахы” баш мөхәррире, Гавриил Державин исемендәге премия иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Китапны презентацияләү кичәсенә кунакларның иң саллылары җыелды.