«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабы тәкъдим ителде. Бу — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан 16нчы китап.
Татар телендә китап чыгу зур сөенеч. Иң мөһиме – ул киштәдә ята торган түгел, ә кулдан кулга йөри торган китап.Әлеге сериядән чыккан 16 китапның өч авторы Башкортстаннан.
Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче авторның китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманның төрле кешеләре тасвирлана. Китапка 8 хикәя һәм бер повесть кергән. Аида Хәйртдинова – яңа автор. Күп еллар республикада нәшер ителүче басмалар белән хезмәттәшлек итсә дә, иң укылганы әлеге китабы була.
Китап тәкъдим итү чарасында «Кышкы юл» китабыннан өзекләр укылды. Кыш бабай күчтәнәчен алырга да мөмкинлек булды.
Ләлә Зәйнуллина, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.