Татарстан Язучылар берлеге #әдәбикөрәш бәйгесе башлап җибәрде. Ул ике этаптан тора.
I этап — онлайн форматта 7 июльгә кадәр үткәрелә. 8 июль көнне жюри онлайн «әдәби көрәшчеләр» арасыннан, катнашучылар күплегенә карап, 24 яисә 48 финалистны ачыклый. 9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак.
II этап — Арча шәһәре стадионы мәйданында узачак Әдәби Сабан туйда язучы, шагыйрь хөкемдарлар алдында ярышка нәтиҗә ясалачак .