Һәр елны декабрь аенда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Әдәби ел йомгаклары җыелышы үткәрелә. Ул быел да булып узды. Берлек бүлекләренең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыены Әлмәттә һәм Чаллы шәһәрләрендә дә оештырылды. “Йомгаклау утырышында” Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.
Җыелышны алып баручы Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла елның югалтулары, соңгы елларда вафат булган каләмдәшләрен санап узды. Җыелган язучылар әлеге мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Җыелышны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары ДАМИР НАТФУЛЛИН дәвам итте. Ул ел дәвамында уңышлы эшләп килүче иҗатчыларны тәбрикләп төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Шулай ук тәбрикләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис ШАКИРОВ та үзенең сүзендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташның иҗатын олылап кайнар котлады һәм бүләк тапшырды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла талантлы иҗатчыларга Татарстан Язучылар берлеге таныклыкларын тапшырды.
Җыелыш барышында фән галимнәре әдәби жанрлар буенча докладлар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук язучылар, шагыйрьләр Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегенә, бүгенге көндәге гомуми иҗатка, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйтькә бәя бирделәр.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.