Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Казанда подъездларны һәм җәяүлеләр кичүләрен эшкәртү белән беррәттән, җәмәгать транспорты тукталышларын да дезинфекциялиләр. Дезинфекция көндәлек режимда уза, кешеләр куллары белән тотына торган урыннарга аерым игътибар бирелә. Эшкәртү өчен «Дезгран» дигән махсус препарат кулланыла. Моннан тыш, шәһәрнең урам-юл челтәрен дә көн саен чистарталар. Урамнарны көндез һәм кич дезинфекциялиләр, ә киләсе атнада урамнарны төрле техник чаралар һәм шампунь белән эшкәртә башлаячаклар.