Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Казанда подъездларны һәм җәяүлеләр кичүләрен эшкәртү белән беррәттән, җәмәгать транспортларын, тукталышларны, урамнарны дезинфекциялиләр. Республикабызның башка шәһәрләрендә дә бу эш өзлексез бара. Әйтик, Чаллыда завод хезмәткәрләре эшкә чыккач, пассажирлар агымы һәм линиядәге трамвайлар саны артты. Шәһәр халкы җәмәгать транспортын җыештыру сыйфаты өчен борчыла. Трамвайларда дезинфекция ничек уза, Чаллыдагы хәбәрчебез Эльвина Андрова язмасында.
Хәзер линиядә 62 трамвай эшли. Дезинфекция үткәрүне тикшерү “Электротранспорт” хезмәткәрләре вазифасына керә, әмма депога көн саен шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре дә килә.
Шәһәр башлыгы йөкләмәсе буенча, без трамвайларның торышын көн саен тикшереп торабыз, Эшкәртүнең барышы даими контрольдә тора. Бу турыда шәһәр халкына мәгълүматне җиткерәбез. Депода транспорт чараларын дезинфекцияләү буенча эшсистемалы рәвештә алып барыла.
Безнең «Самаровка» концентраты бар. Аны кушып эшкәртү нормалары билгеле. Инструкция кушканча катнашма әзерләп, деподагы барлык вагоннар да эшкәртелә.
Ә линиядә вагоннар 7% натрий гипохлориды катнашмасы белән эшкәртелә, аның белән «Челныводоканал» тәэмин итә. Махсус сыеклык көн саен 20 литрга якын кирәк.
Эшкәртү көнгә ике тапкыр башкарыла: иртән, шәһәр халкын заводларга китергәннән соң, һәм кичен, трамвай линиядән кайткач. Рәшит Шәмсетдинов сүзләренә караганда, шәһәрдәшләр кеше әзрәк булган трамвайларга утырырга тырыша, хәзерге вакытта бу дөрес карар булып тора.
Эльвина Андрова, Ленар Солтанов.