Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче Татарстан табибларының пенсия стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк. Ничек итеп? Тулырак киләсе язмада.
Табибларны чын мәгънәсендә заман каһарманнары дип әйтергә мөмкин. Аларның кайберләре кызыл зонада кешеләрне савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, еш кына хәтта үз сәламәтлекләре, үз гомерләре белән дә исәпләшеп тормыйлар.
Табибларга хезмәт стажын исәпләүнең махсус тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Табибларга пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирә торган бер эш көне эшнең билгеле бер төрләрендә ике көнлек стаж кебек исәпләнә. Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә, ә шәхси исәп документларына үзгәрешләр керткәнчегә кадәр, эш бирүче билгеләнгән тәртиптә тапшыра торган документлар белән раслана. Табиблар махсус стажның билгеле бер дәвамлылыгы булган очракта, пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. Моның өчен авылда эш стажы — 25, ә шәһәрдә 30 елдан да ким булмаска тиеш.